Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мондый тантананы Республика көне алдыннан уздыру әйбәт традициягә әверелде. «Гаилә – безнең республика нигезе. Бүген без ата-аналарыбыз сеңдергән гореф-гадәтләр нәтиҗәсендә яшибез һәм үсәбез. Һәм без үз чиратыбызда иң яхшы традицияләребезне киләчәк буыннар өчен саклап калырга тиеш», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Ул хәбәр иткәнчә, 2011 елдан алып республикада уңай демография күзәтелә. «Бездә өч-дүрт һәм аннан да күп баласы булган гаиләләр күп, бу бик сөендерә. Димәк, кешеләр киләчәккә ышана дигән сүз», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда торак шартларын яхшыртуга, сәламәтлек саклауны модернизацияләүгә һәм мәгариф системасын үстерүгә юнәлгән программалар гамәлгә ашырыла. «Быел 75 балалар бакчасы төзиячәкбез. Бөтен республика тарихында бу кадәр төзелмәгән. Ел саен 150-160 мәктәпкә ремонт ясыйбыз. Моннан тыш, Казанда хәзерге заманча бала табу үзәге төзелә, аны без киләсе елга ачабыз», - диде ул.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан аерылышулар процедурасын катлауландырырга җыена. Республика парламентарийлары бу инициатива белән киләчәк Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә чыгачак.
«Тормышта төрлесе була: үпкәләшүләр дә, тавыш та чыга. Әмма ярашу юлларын табарга кирәк. Шуңа күрә ЗАГСларда һәм судларда аерылышу процедурасын катлауландырырга кирәк. Безнең өчен гаиләләрнең нык булуы мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Баулы районыннан Вячеслав һәм Елизавета Маркеловлар гаиләсенә балаларны тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен «Ата-ана даны» ордены медален тапшырды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Ана даны – Материнская слава» Татарстан Республикасы медален Нурия Рәхимовага (Кукмара районы), Миләүшә Соруровага (Аксубай районы) һәм Ольга Хөснетдиновага (Азнакай районы) тапшырды.