Кайбыч муниципаль районы башлыгының А.И. Рәхмәтуллин алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйларын билгеләп үтүче гаилә парларын тантаналы төстә кабул итте

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Альберт Ильгизәр улы Рәхмәтуллин юбилярларны котлап, илебезнең нигезе булган гаилә традицияләрен саклаганнары, яшь буынга мәхәббәт, тугрылык, ихласлылык кебек кыйммәтләрнең бөеклеген күрсәткәннәре өчен гаиләләргә тирән хөрмәтен белдердереп, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Әлеге парларның тормыш юллары белән танышу, экран аша фотографияләрдән төзелгән презентация  рәвешендә барды.Очрашуны район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкарган җырлар һәм биюләр бизәде. Өлкәннәр үзләре дә чын күңелдән җырлады, биеде, бер-берсе белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International