26 август көнне Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстам Минниханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым Казан Кремлендә республикабызның иң үрнәк гаиләләрен кабул иттеләр.
Татарстан Республикасы көне алдыннан оештырган бу очрашуда Ютазы районында яшәүче Рәшит Мәзхат улы һәм Флёра Миргасим кызы Набиуллиннар гаиләсе да катнашты.