Бу очрашуга Әлки районыннан Базарлы Матак авылында гомер итүче Хөснетдиновлар гаиләсе барды. Хөснетдиновлар районда зур хөрмәткә ия булган гаилә. Марат Зәйнетдин улы Әлки районының ДОСААФ председателе, ә Наилә Вафа кызы Базарлы Матак мәктәбендә шәфкать туташы булып эшли. Хөснетдиновлар гаиләсе 2 кыз тәрбиялиләр. Марат Зәйнетдин улы һәм Наилә Вафа кызы гаиләсе район халкы өчен үрнәк булып тора.