Башка еллардан аермалы буларак, Актаныш муниципаль районында “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” акциясе барлык авыл җирлекләрендә дә булып үтте. Әлеге акциянең чираттагысы Түке авылында булды. Беренче сыйныфка барачак 3 балага рюкзаклар хәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Агыйдел җыр-бию ансамбле авыл халкына үзенең матур җыр-биюләрен бүләк итте.