ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2015 ел
җомга

Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә көн саен ике авыл җирлеге сәркәтибе  хезмәткәрләре АИС ЗАГС WEB программасының яңа версиясендә эшләргә өйрәнәләр. Өстәмә өйрәнүнең максаты – сәркәтипләрне тиз арада һәм ялгышсыз акт язмаларын тутырырга өйрәтү. Эш графигы сәркәтипләрнең эш көнен искә алып төзелгән.


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Алар, чынлап та, безнең “алтын фонд”. Без ветераннарыбыз белән чиксез горурланабыз, алар безнең өчен бик кадерле, аларның ярдәменә без һәрчак таянабыз.

2015 елның 1 октябрендә Әлмәт муниципаль районы комитеты ГХАТ идарәсендә 13 яңа гаилә барлыкка килде. Яшьләр белән беррәттән өлкәннәр көнендә олы парлар да никахын теркәде.

Бу көннең төп максаты булып өлкәннәргә карата игътибар тора. Бу иң җылы һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе.

Бәйрәмгә килгән өлкәәнәребез ял итеп кенә калмыйча, районыбыз җитәкчеләре белән кара-каршы очрашып, үзләрен борчыган сорауларга җавап та ала алдылар. Шулай ук бүгенге бәйрәмгә килгән кунаклар “Көз нигъмәтләре” исеме астында оештырылган күргәзмә белән дә хозурландылар.

Халыкара  өлкәннәр көнендә Түбән Кама районы  ГХАТ идарәсе белгече  Роза  Галимова Нуруллиннар гаиләсен алтын туйлары  белән котлады. Алтын юбилярларны  котлау тантанасы республикакүләм “Җылы көз” акциясе барышында оештырылган “Елларым-байлыгым” дип исемләнгән бәйрәм концерты кысаларында 16 нчы  номерлы  мәктәпнең сәхнәсендә узды. 

Чакырылган кунаклар арасында гаилә юбилярларына аеруча зур игътибар күрсәтелде. Кунакларны залда хәрби киемнән курсантлар каршы алды, балалар хоры өлкәннәрне алар өчен кадерле булган, 50,60,70 еллардагы популяр җырлар белән куандырды. Өлкәннәрне Алабуга муниципаль районы башлыгы Г.Е.Емельянов котлады.

“Халыкара өлкәннәр көне”нә багышланган бәйрәм алдыннан ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, гражданнарның әлеге көнгә карата уй-фикерләрен белү максатыннан, кечкенә генә сораштыру үткәрде. Анда очраклы рәвештә ГХАТ бүлегенә кергән 18 яшьтән өлкәнрәк булган төрле буын вәкилләреннән 50 кеше катнашты. Нәтиҗәдә шул мәгълүм булды: 4 % кеше бу турыда беренче тапкыр ишетәләр, 8 % – битараф, сораштыруда катнашкан 30 % кеше әлеге бәйрәмгә дә, аның исеменә дә негатив карашта, ә респондентларның 6 % бәйрәмнең исемен алыштырырга киңәш итте. Шулай да күпчелек (52 %) бу бәйрәмнең мөһим һәм кирәкле икәнен әйтте.

Район мәдәният йортында бу көнне озак еллар бергә яшәгән гаилә парларына район башлыгының исеменнән рәхмәт хаты һәм акчалата буләк тапшырылды. Бүләкләрне  Лаеш муниципаль районның исполком җитәкчесе урынбасары А.Г. Карсалов тапшырды. Барлык юбилярларга һәм ветераннарга бәйрәм концерты күрсәтелде.

2015 елның 1 октябрендә Чистай никахлашу йорты 14 яше тулган яшь гражданнар өчен үзенең ишекләрен ачты. Бу көнне аларга паспортлар тапшырылды.

Тантаналы чараны ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова - Реутина ачты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International