Чакырылган кунаклар арасында гаилә юбилярларына аеруча зур игътибар күрсәтелде. Кунакларны залда хәрби киемнән курсантлар каршы алды, балалар хоры өлкәннәрне алар өчен кадерле булган, 50,60,70 еллардагы популяр җырлар белән куандырды. Өлкәннәрне Алабуга муниципаль районы башлыгы Г.Е.Емельянов котлады.