Бу көннең төп максаты булып өлкәннәргә карата игътибар тора. Бу иң җылы һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе.
Нәкъ шушы көнне “Казан” Гаилә үзәгендә Гражданлык хәле актларын теркәү органында күп еллар хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз очрашуы узды. Аларны шушы бәйрәм белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Альбина Рафаил кызы Шавалеева котлады.
Өлкәннәр бер-берсе белән аралашып ГХАТ өлкәсендәге яңалыкларга тукталдылар, яшь буынга үзләренең киңәшләрен җиткерделәр һәм дә инде истәлеккә фотога төштеләр.
Без тагын бер тапкыр ветераннарны өлкәннәр көне белән котлыйбыз. Гаиләләренә иминлек, җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек телибез!