2015 елның 1 октябрендә Өлкәннәр көнендә Әгерҗе район ГХАТ булеге эшчеләре кунакта Шайдуллина Сәудә Мөхәмәтҗан кызында булдылар. Сәудә апа 1932 елны туган. Ул сугыш елы балаларына керә. Бетен сугышның кыенлыкларын әле дә ынытмыйча хәзерге рәхәт доньяга куанып яши. Гусманова Лилия Саим кызы аны зурлап буләкләр һәм чәчкәләр тапшырды.
Баулы районы ГХАТ бүлегендә өлкәннәр көнендә чәй өстәле төзелде. Бүлеккә мөрәҗәгать итүче өлкән яшьтәге кешеләрне ГХАТ бүлеге специалистлары бәйрәм белән котладылар, чәй белән сыйладылар, гаризалар язырга ярдәм иттеләр.
Алексеевск муниципаль районы мәдәният йортында өлкән буын вәкилләре җыелды. Бу матур кичәдә шулай ук, алтын юбилярлар Сорокиннар, Казаковлар, Абрамовлар гаиләләрен билгеләп үттеләр. Истәлекле вакыйга белән аларны башкарма комитеты җитәкчесе Д.А.Гилязов котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
1 октябрь районның мəдəният йортында, тамаша залы тулы, буш урыннар юк иде.
ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан алар барысы да котлау сүзләрен һәм истәлекле бүләкләрне өйләрендә алдылар. Нәкъ менә алар безнең бүгенге көндә тоткан горурлыгыбызны тудырган һәм саклап кала алган. Аларны тагын бер кат чын күңелдән котлап, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, тормышка сүнмәс теләк, якыннарының игътибарын һәм мәхәббәтен телибез. Бәхет һәм иминлек сезгә!
Ел саен алтын көз чорында без һәрвакыт янәшәбездә булган, шатлыгыбызны-кайгыбызны уртаклашкан, киңәш-табышлары белән ярдәмгә ашкынган, һичьюгы һәрвакыт күңеле белән һәр адымыбыз өчен борчылган өлкәннәребез- әби-бабайларыбызны хөрмәтлибез. Хәер, әлеге мөхтәрәм кешеләребез һәр көн саен хөрмәткә лаеклы булсалар да, Берләшкән Миллләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясе карары нигезендә 1 октябрь, алар өчен махсус -Өлкәннәр көне дип билгеләнгән.
Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Наборщиковлар никахларын рәсмиләштерделәр. Алар язылышмыйча гына утыз ел бергә торганнар, өлкәннәр көнендә энҗе туйларын билгеләп үттеләр һәм никахларын законлы рәвештә теркәделәр. Истәлекле вакыйга белән аларны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Э.З.Суниева котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.
1 октябрьдә, өлкәннәр көне уңаеннан “Энергетик” мәдәният сарае мәйданында “Йөрәктән йөрәккә” дигән игелеклелек ярминкәсе булды. Ветераннар яшелчә, ашамлыклар һәм шәһәр мәктәбе укучылары тырышлыгы белән эшләнгән кул әйберләре алдылар. Соңыннан өлкәннәр тарафына концерт тәкдим ителде. Аларны бөйрәм көне уңаенннан Район башлыгы Рәзиф Кәримов котлады һәм бергә 50 ел гомер итүче гаиләләргә, ветераннар хәрәкәте активына исәлекле бүләкләр тапшырды.