Алтын көзләрдә - алтын туйлар!

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

1 октябрь көнне Балтач район мәдәният үзәгенең тамаша залында инә төртерлек тә урын юк иде. Балтач һәм Балтач зонасы авылларыннан чакырылган өлкәннәр өчен мәдәният үзәге хезмәткәрләре көче белән хәзерләнгән зур концерт-тамаша күрсәтелде.Чирек гасырдан артык бергә гомер итүче парларны котладылар. Давыдов Мөбин абый – Зәйтүнә апа, Сабиров Саяф абый белән Нурзия апаны алтын юбилейлары белән  муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район кураторы Айрат Шәфигуллин өлкәннәребезне котладылар, аларның җәмгыятьтәге урыннарын югары бәяләп, тормышларында бәрәкәт, сәламәтлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International