Югары Ослан муниципаль районында өлкəннəр көне

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

  1 октябрь районның мəдəният йортында, тамаша залы тулы, буш урыннар юк иде.  

Бар җирдə дə,шул исəптəн безнең районда да бу матур  бəйрəмне  билгелəп, бəйрəм итəлəр. Бу бит өлкəннəр бəйрəме генə түгел,бу акыл бəйрəме, тормыш тәҗрибәсе,гаилəгə,балаларга һəм оныкларга карата бетмəс яратуны җиткерү. Бу кешелəр үзлəре генə тормыш юлының серлəрен өйрəнеп калмыйлар, алар аны яшь буынга да өйрəтəлəр. Бəйрəмдəге бүлəклəр, котлаулар алар исеменə булды. Яшь талантлар һəм өлкəн яшьтəге артистар иң яхшы музыкаль котлауларын җиткерделəр. Бəйрəмдə элеккеге һəм хəзерге заман җырларын башкардылар, дәртләндергеч биюлəрен күреп чыгып бииселəр килде.  Музыкадан йөрəклəр дулкынлана, күңел ярсый, елата, көлдерə һəм болар барысыда, безнең өчен кадерле булган кешелəр үзлəрен  бераз гына яшь,бəхетле итеп тойсыннар дип. Алар бит безнең өчен,үсеп килүче яшь буынга бик кирəк. Хəзерге вакытта аларның яше- уйларның,көч һəм яратуның  чəчəк аткан чагы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International