Ел саен алтын көз чорында без һәрвакыт янәшәбездә булган, шатлыгыбызны-кайгыбызны уртаклашкан, киңәш-табышлары белән ярдәмгә ашкынган, һичьюгы һәрвакыт күңеле белән һәр адымыбыз өчен борчылган өлкәннәребез- әби-бабайларыбызны хөрмәтлибез. Хәер, әлеге мөхтәрәм кешеләребез һәр көн саен хөрмәткә лаеклы булсалар да, Берләшкән Миллләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясе карары нигезендә 1 октябрь, алар өчен махсус -Өлкәннәр көне дип билгеләнгән.
Район мәдәнияте йортының тамашалар залы да бу көнне аерым җылылык, нур белән тулган иде. Тормыш юлларында күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләребезнең сабырлыгына, ихтыяр көченә исең-акылың китәрлек. Дәһшәтле сугыш, сугыштан соң ачлы-туклы килеш илне торгызу елларында куелган хезмәт никадәр генә авыр булмасын, күзләрендәге нур чаткысын, киләчәккә булган өметләрен сындыра алмаган.
Өлкәннәребез үтәргә туры килгән шушы олы тарих юлы, куйган хезмәтләре алдында баш иеп, район башлыгы Александр Шадриков залда утыручыларны бәйрәм белән котлады.
-Бүгенге тыныч тормыш, аяз күк йөзе өчен олы рәхмәтләребезне кабул итеп алыгыз. Сез булдырганнарны без дәвам итүчеләр. Янәшәбездә сезнең барлыгыгыз тормышны тагын да матурайта, ямьләндерә, киләчәктә дә исәнлек белән бәхетле гомер кичерегез,-диде Александр Шадриков.
Район үсешенә төрле елларда төрле тармакларда тырыш хезмәт куеп, бер гаилә сукмагыннан озак еллар бергә атлаучылар бәйрәмгә аерым бер гүзәллек өстәделәр, алар сәхнә түренә чакырылды. Район башлыгы Александр Шадриков шәхсән һәрбересенә Озынгомерлелек сертификаты һәм бүләкләр тапшырды.
Хабирә һәм Җиһангәрәй Алимовлар, Яңа Ишле авылы:
-Без сугыш чоры балалары. Күргәннәр, куйган хезмәтләр бүген дә күңелләрдә саклана. 55 ел бергә гомер кичерәбез, аллага шөкер. Җиде балабыз иде, бүген алтысы исән. Замана таләбе буенча эшләдек, тырыштык, балаларыбызны да үз үрнәгебездә үстердек. Мөгаен, гаиләдәге бердәмлек, бер-береңне аңлап, тыңлап яшәү тормыштагы авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткәндер.