Алар, чынлап та, безнең “алтын фонд”. Без ветераннарыбыз белән чиксез горурланабыз, алар безнең өчен бик кадерле, аларның ярдәменә без һәрчак таянабыз.
Бу көзге көндә һәркайсына бәхет, өметле киләчәк, нык сәләмәт, көч-куәт теләде Казан ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гузәл Габбасова. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе җитәкчесе Альбина Шавалеева әйтүенчә, күп кенә пенсионерлар эшләвен давам итә, олы яшь аларга комачауламый, ә, киресенчә, ярдәм итә.
Кич буена ветераннарыбыз җылы рәхмәт сүзләрен ишеттеләр, матур концерт, роликлар карадылар, кичә ахырында бүләк ителгән җылы пледлар аларга безнең йөрәк җылысын тоярга ярдәм итәр, дип уйлыйбыз.