2015 елның 1 октябрендә Чистай никахлашу йорты 14 яше тулган яшь гражданнар өчен үзенең ишекләрен ачты. Бу көнне аларга паспортлар тапшырылды.
Тантаналы чараны ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова - Реутина ачты.
Бәйрәмдә ата - аналар, әби - бабайлар, педагоглар, ЗАГС бүлеге ветераннары, УФМС хезмәте катнашты.
Барысы да паспортның барлыкка килү тарихын зур кызыксыну белән тыңладылар. Ул хакта РФ федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Чистай районындагы бүлеге начальнигы Р.Р. Мәзгүтов сөйләде.
Балалар зур дулкынлану һәм горурлык белән ветераннар кулыннан паспортлар кабул итеп алдылар.
Әлеге истәлекле көн алар күңелендә мәңге сакланыр.