“Халыкара өлкәннәр көне”нә багышланган бәйрәм алдыннан ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, гражданнарның әлеге көнгә карата уй-фикерләрен белү максатыннан, кечкенә генә сораштыру үткәрде. Анда очраклы рәвештә ГХАТ бүлегенә кергән 18 яшьтән өлкәнрәк булган төрле буын вәкилләреннән 50 кеше катнашты. Нәтиҗәдә шул мәгълүм булды: 4 % кеше бу турыда беренче тапкыр ишетәләр, 8 % – битараф, сораштыруда катнашкан 30 % кеше әлеге бәйрәмгә дә, аның исеменә дә негатив карашта, ә респондентларның 6 % бәйрәмнең исемен алыштырырга киңәш итте. Шулай да күпчелек (52 %) бу бәйрәмнең мөһим һәм кирәкле икәнен әйтте.