Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгече “Җылы көз” акциясе барышында Нуруллиннар гаиләсен алтын туйлары белән котлады

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Халыкара  өлкәннәр көнендә Түбән Кама районы  ГХАТ идарәсе белгече  Роза  Галимова Нуруллиннар гаиләсен алтын туйлары  белән котлады. Алтын юбилярларны  котлау тантанасы республикакүләм “Җылы көз” акциясе барышында оештырылган “Елларым-байлыгым” дип исемләнгән бәйрәм концерты кысаларында 16 нчы  номерлы  мәктәпнең сәхнәсендә узды.  Әнәс абый  белән Гөлсем апа Нуруллиннарның чәчләре чәчкә 1965 елда  бәйләнә. Яшьлек каласы  Түбән Камага алар 1966 нчы елда  килеп урнаша. Нуруллиннарның гаилә бишегендә ике малай  бер кыз якты  дөньяга аваз сала. Бүген аларның 5 оныклары  бар.

Нуруллинарның исемнәре ГХАТ идарәсенең Мактау  китабына кертелде.  Әнәс абый да,  Гөлсем апа да  әлеге китапка куллар куеп, Мактау  актын рәхмәтләр әйтеп, кабул итеп алдылар. Нуруллиннарны  алтын туйлары  белән  Шәһәр Советы депутаты Илфар Хәлиуллин, 10 һәм 14 нче номерлы  микрорайоннарның Территориаль җирле  үзидарә советының рәисе Ирина Суркова да котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International