ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2015 ел
җомга
Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 429 сабый теркәлде: 218 малай һәм 211 кыз. Иң кечкенә бала 950, ә иң зуры – 4650 грамм.  Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 43 яшь.

Әни булгач, хатын-кыз үз-үзенә иң яхшы сыйфатлар ача: игелеклелек, мәхәббәт, кайгыртуны һәм сабырлык.

Бүген хезмәт ветераны Мөслимә Әхмадулла кызы Дәүләтбаевага 90 яшь тулды.

Әлмәт муниципаль районында «Семьеведение» курсы кысаларында 2015 елның 26 ноябрендә 6, 15, 24-нче мәктәпләренең 9-10 сыйныф укучылары ГХАТ идарәсе белгечләре белән очраштылар.

          Тантананың төп геройлары – яңа туган ике матур исенле кызлар Николь һәм Индира. Николь Игорь белән Элина Аристовлар гаиләсендә икенче бала, ә Индира Ильфат белән Алсу Нуриевлар гаиләсенең беренчесе.

            2015 елның 26-27 ноябрендә Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президенты каршындагы балалар мәнфәгатьләрендә Милли стратегия эш итүне гамәлгә ашыру буенча Координация советы әгъзасы, Милли дан үзәге вице-президенты Н.В.Якунина рәислегендә "Аналар изгелеге" Бөтенроссия программасының дүртенче форумы үткәрелә.

Форумның рәсми ачылуы 26 ноябрьдә ГТРК “Корстон”да үткән. Шуннан соң пленар утырышы үткән урынга форумда катнашучылар консерваториянең зур концерт залына күчкәннәр.  Көн, республика матырлык  аналар һәм гаилә “Нечкәбил” конкурсы барган, мәдәни-күнел ачу “Пирамида”га бару белән тәмамланган.

27 ноябрь көнне ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 700 нче пар теркәлде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь пар Александр белән Татьянаны тормышларындагы мөһим шатлыклы вакыйга – гаилә тууы белән тәбрик итә. Бер-беренә мәхәббәтләре көннән көн артып торсын, ә бәхетләре чиксез булсын!

Әниләр көне уңаеннан узучы бу чарада Апас һәм Кама Тамагы районнары Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Илмир Гыйльметдинов, районның пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәре Айгөл Ибәтуллина катнашты. Кабаттан әни булу бәхетен татыган аналар сертификатлар белән беррәттән яңа гына гаилә юлына аяк баскан парлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә дә лаек булдылар.


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

20 нче ноябрьдә Түбән Кама муниципаль районында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үтте. Ул ел саен Хөкүмәт комиссиясе карары “Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм” (25.09.2013 № 2 протокол) Федераль законын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча “Әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны яклау өлкәсендә кайбер чараларны тормышка ашыру буенча  Хөкүмәт сәясәте”  Россия Президенты Указын 28.12.2012  № 1688  үтәү  нигезендә уздырыла.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International