Бүген хезмәт ветераны Мөслимә Әхмадулла кызы Дәүләтбаевага 90 яшь тулды.40 ел хезмәт стажы булган Мөслимә Әхмадулла кызы 7 бала тәрбияләп үстергән. Әлеге көндә 18 оныгы, 24 оныкчыгы бар.
Зур бәйрәм өстәле янына балалар, оныклар, туганнар җыелып юбилярны котладылар, рәхмәт сүзләре әйттеләр.
Баулы район Советы аппараты җитәкчесе Р.Г.Хамидуллин юбилярны котлап илебезнең Президентының котлау хатын, бүләк тапшырды.