Әлмәт муниципаль районында «Семьеведение» курслары.

2015 елның 27 ноябре, җомга

Әлмәт муниципаль районында «Семьеведение» курсы кысаларында 2015 елның 26 ноябрендә 6, 15, 24-нче мәктәпләренең 9-10 сыйныф укучылары ГХАТ идарәсе белгечләре белән очраштылар. Очрашу барышында укучылар ГХАТ идарәсе эшчәнлеге, архив фондында сакланучы актлар китаплары белән таныштылар, язылышу һәм аерылышу, бала туу, баланың атасын билгеләү, исем-фамилияне үзгәртү таныклыкларын алу тәртибе белән таныштылар. Документларның мөһим роль уйнавына инандылар. Ә соңыннан ГХАТ идарәсе белгечләре укучыларга ана капиталына сертификатлар һәм яңа туган балаларга туу турында таныклыклар тапшыру чарасы күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International