Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда Вельмизева Долянага исем кушу мәҗлесе узды. Доляна – Дмитрий һәм Ольга көтеп алынган икенче сабыйлары.
Баулы ГХАТ бүлегендә ноябрь аенда туу турыдагы актлар үлү турындагы актларга караганда күбрәк төзелде. Барысы 36 бала туу турындагы акт теркәлде. Шулар арасында 18 малай һәм 18 кыз. Кызларны әти-әниләр Ралина, Самира исемнәре белән еш атыйлар, ә малайларга күбрәк Данил, Аяз исемнәре бирәләр. Иң сирәк исемнәр булып Эрика, Аслан, Алан, Айзат, Мирон тора.
2015 – нче елның беренче кыш көнендә, Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре өч игез бала тууын теркәделәр.
Бүген “Космос” яшьләр үзәгендә исәнлекләре чикле булганнарның декадасы ачылуга багышланган танатаналы кичә булды.
Исәнлекләре чиклеләрнең декадасы Баулыда концерт белән ачылды. Чара алдынна кичәгә килүчеләр өчен башкарама комитеты, социаль яклау идәрәсе, ГХАТ бүлеге специалистларына, ЖКХ хезмәткәрләренә үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тудырылган иде.
Бер-берсенә алардан да якын җан ияләрен табып буламы икән бу дөньяда?! Ана кешегә нәсел, милләт, кешелекне дәвам иттерү, яшь буын тәрбияләү кебек олы вазифа йөкләнгән. Әниләр көне уңаеннан Балтач ЗАГС бүлегендә танталы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырылды.
Бу көнне инвалидлар ункөнлеге уңаеннан үзәктә күргәзмә ачылды.
2015 елның 1 нче декабрь көнендә, Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә 14 яшүсмер илебезнең тулы хокуклы гражданына ия булды. Бу вакыйганың ГХАТ идарәсендә уздырылуы символик мәгънәгә ия, чөнки монда һәр кеше, үзенең тормышындагы беренче документ – туу турында таныклык ала. Танталы рәвештә балаларга әти-әниләре, шәһәребезнең кунаклары алдында – Рәсәй Федерациясенең гражданины паспорты тапшырылды.
1 нче декабрь – бердәм гражданнарны кабул итү көне. 2013 елдан башлап нәкъ менә бу көнне, бөтен ил буенча партия вәкилләре Бердәм гражданнарны кабул итү көнен үткәрәләр. Бердәм гражданнарны кабул итү көнендә Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама Муниципаль районы да катнашты.
1 декабрь – “Бердәм Россия” партиясенең туган көнендә партиянең барлык җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә Бердәм кабул итү көннәре узды.