ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Киров ЗАГС ремонтка ябылу сәбәпле юбиләрлар  Казан гаилә үзәгенә  чакырылдылар.

Чакырылган кунакларга яшьләр өчен уйнатыла торган Марш мендельсоны уйнатылды.  Барлык парларга да 50-еллык юбилейга җитү бәхете туры килми.  Кебек матур чакырылган Казан гаиләләре, аерым бер хөрмәтккә һәм игътибарга лаеклы. 

Үзәккә чакырылган 5 гаиләдән гүзәл-затлар ирләре сайлап ставка куйган буенча төрле шартлардагы уеннарда катнашканнар. Алар арасында: кадак кагу, лимон ашау, шар җыю, кер элү, авыздан укып сүз тану, тачка белән бала ташу, саморез сүтү, энәгә җеп саплау, шар җыю.  Әлеге чараның төп максаты - гаилә институтының бәясен күтәрү. Яшь гаиләдә бер-береңне аңлауны көчәйтү, аерылышу сәбәпләрен булдырмау. Балтач ГХАТ бүлеге җитәкчесе З.Р.Әхмәтханова бу бәйрәмгә хөкемдар булып чакырылды.Иң яхшы хатын» конкурсы быел беренче мәртәбә генә үткәрелсә дә киләчәктә дә мондый чаралар үткәрү күздә тотыла.

Түбән Кама 50 еллык юбилеен каршыларга әзерләнә. Бу уңайдан киләсе елда күп төрле проектлар тормышка ашырылачак. Бу турыда шәһәр һәм район башлыгы Айдар Метшин сөйләде. “Шәһәрнең 50 еллыгына 150 меңенче бала” проекты инде хәзер гамәлдә. Ул туучы балалар санын арттырып,  демографик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлтелгән.

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, 3 декабрьдә район үзәгендә мөмкинлеге чикләнгән райондашлар арасында традицион шашка-шахмат бәйгесе узды. Халыкны социаль яклау район идарәсе, яшьләр эше һәм спорт комитеты ЗАГС бүлеге, Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белгечләре әзерләгән бу ярышны райондашлар һәр елны көтеп алалар.

 “Без сәламәт! Кушылыгыз!”   дип аталган Беренче республика спартакиадасы   нәтиҗәләре чыгарылды.  Баулыда яшәүче Хәмитовлар гаиләсе  Гаилә стритболында  беренче урынны яулады. Алсу Сирин кызы һәм  Руслан Виталий улы өч бала тәрбиялиләр, спорт белән шөгелләнәләр.


2
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

9 декабрь – халыкара корупция белән көрәшү көне. Казан шәһәренең ЗАГС органнарына барлык килүчеләргә, корупциягә каршы чарасы кыссаларында опроста катнашырга тәкъдим итәбез.

2015 елнын 1 декаберендэ Буа дәүләт драма театры бинасына  физик мөмкинлекләре чикләнгән 200 бала җыелды. Сабыйлар әти-әниләре белән бергә килделәр. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Лилия Назыйм кызы Садретдинова сәламләде.

Шулай итеп, “Эшлекле дүшәмбе” катнашучылары традицион иганәчелек марафонына старт бирделәр.

2015 елның 2 декабрендә Яшел Үзән муниципаль районында башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды. Яшел Үзән районының тагын биш гаиләсенә, гаилә һәм балалар хакына ,453,026 мең суммасы белән куллана алу мөмкинлеге булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International