ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2015 ел
шимбә

5 нче декабрь көнне Минзәлә шәһәрендә яшәүче Буятова Пелагея Алексеевнага 90 яшь тулды. Бу чор кешеләре үз гөмерендә зур кыенлыклар күргәннәр, ачлык та кичергән, ялангач та йөргәннәр. Авыр сугыш елларында Пелагея апа колхоз эшләрендә эшли, трактор йөртә. Тырышлыклары өчен ул күп бүләкләргә лаек, тыл хезмәткәре исеменә лаек. Пелагея апаны бу зур бәйрәме белән котларга шәһәр Советы җитәкчесе Е.Ф. Сысоева һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе А.П. Куприянова катнашты, аңа рәхмәт әйтеп зур бүләк тапшырдылар.

Гаилә башлыгы Александр 20 ел эчке эшләр министрлыгында эшләп лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Наталья хезмәт эшчәнлеген балаларга багышлый. Иң элек балалар бакчасында хезмәт куя. Хәзер исә физик мөмкинлеге чикләнгән балалар  белән эшләүче “Здравушка” реабилитация үзәгендә музыкаль җитәкче вазифасын башкара. Волконадскийлар үзләренә лаеклы ике ул тәрбияләп үстергәннәр.   

Арабызда яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү, аларга карата игътибарны юнәлтү максатыннан ел саен 3 декабрьдә халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Безнен бурычыбыз-аларга уңайлыклар тудыру һәм тормышларын җиңеләйтү.


4
декабрь, 2015 ел
җомга

Инвалидлар декадасы кысысында “Кояшлы” инвалид-балалар социаль төрнәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалага, әти-әниләргә, укытучыларга электрон дэулэт хезмэт курсэтулэре мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

2015 елның 4 декабрь көнендә ТР Лениногорск муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә шәһәрнең 2 нче урта белем бирү мәктәбенең укучылары белән очрашу үткәрелде. Очрашуның төп максаты булып мәктәп программасына кертелгән Гаилә кануннарын ныгыту темасын күз аллау булды.

Районда 4928 инвалид яши, шуларның 341 балалар. 

Инвалидлар декадасына карата багышланган көнне, Буа муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, Буа шәһәрендә яшәүче Диләрә Гайнетдинованың өенә бардылар. Үзенең тумыштан булган кимчелекләре булса да, Диләрә бассейнны һәм сәнгать мәктәбенә яратып өйри. Шәһәрдә үткән төрле музыкаль чараларны да калдырмый. ГХАТ бүлегеннән килгән хезмәткәрләрне ул бик яратып каршы алды. Алар да буш кул белән килмәгәннәр, Диләрәгә истә калырлык бүләк тапшырдылар.

Минзәлә районы Тулыбай авылында яшәүче Рашат һәм Нәкыя апа үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алар 5 бала үстереп тормыш юлына бастыра. Хәзерге көндә 9 онык үстерергә ярдәм итәләр. Лаеклы ялда булсалар да район күләмендә үткәрелгән концертларда катнашмый калмыйлар.

4 нче декабрь көнне Питрәчнең 1 мәктәбендә ГХАТ бүлеге тугызынчы һәм унынчы класс укучылары белән очрашу уздырды.

Түбән Кама районында “Авыл Хуҗабикәсе” дип исемләнгән киң күләмле бәйге  инде дүртенче ел дәверендә үткәрелеп килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International