ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

30 ноябрендән 6 декабргә кадәр 16 баланың  атасын яздыру һәм 18 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.


7
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегенең никахлар теркәү залында яшь әниләргә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Тагын 16 райондашыбыз капитал сертификатына ия булды. 

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 465 сабый теркәлде: 251 малай һәм 214 кыз. Иң кечкенә бала 660, ә иң зуры – 4600 грамм.  Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 46 яшь.

Олысына бүгенге көндә 25 яшь булса, кечкенәсенә нибары өч кенә яшь. Зөлфидә авыл балалар бакчасында тәрбияче хезмәтен башкарып, авылдашлары арасында олы хөрмәт казана. Тормыш иптәше Равил белән бер-берсен аңлап, матур гаилә булып яшәүләрен нөнәгәрлеләр үрнәк итеп куя.


6
декабрь, 2015 ел
якшәмбе

    Бүген район делегациясе  Мөслим районы Югары Табын авылында гомер итүче Хөснуллина Рәзифә Сахипян кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Декаданың беренче көнендә, Минзәлә шәһәренең балалар сәнгать йортындаинвалидлар өчен зур бәйрәм үткәрелде. Бу очрашуда социаль яклау бүлеге, ГХАТ бүлеге җитәкчеләре катнашты.  

      Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда Лев Толстой “Анна Каренина”  романына сәбәпләнгән кышкы бал булды.


5
декабрь, 2015 ел
шимбә

2015 нче елның 05 декабрендә Сарман районы ГХАТ бүлегендә 100 нче пар теркәлде. Алар –  Мостафин авылыннан Нуретдинов  Румил Рамил улы һәм Петровский Завод авылыннан Асанова Ильвира Михаил кызы. Нуретдиновлар гаиләсенә гаилә бәхете, 100 ел бергә яшәүләрен телибез!

2015 елның 5 декабрендә “Гаилә кору” дәресендә1 гимназия мәктәбе укучылары укытучылары белән регистрацияда булдылар. Балалар бәхетле парларга сокланып карап тордылар.

Яшьләр бар дөнья яшеллеккә күмелгән яз аенда, 9 апрельдә танышалар. Анатолий Петрович очучы, ә Людмила Григорьевна гомерен балаларга багышлый. Абрамовлар 1 ул, 1 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Аларның 1 оныклары һэм бер оныкчыклары бар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International