Казанлылар үз балаларына Добрыня, Тиана, Амира, Айлина һәм Лукерья исемнәрен бирделәр

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 465 сабый теркәлде: 251 малай һәм 214 кыз. Иң кечкенә бала 660, ә иң зуры – 4600 грамм.  Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 46 яшь.

Бу атнада иң популяр исемнәр: Эмир, Самир, Булат, Арина, Сафия, Азалия, Екатерина, Валерия, Милана, Рамина, Тимур. Сирәк очрый торган исемнәр: Сафар, Анатолия, Энвер, Аарон, Оливия, Архип, Таир, Зилола.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 173 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.  Иң яшь каләш белән кияүгә 20 һәм 18 ел, иң олы кияүгә – 80, каләшкә – 82 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International