Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегенең никахлар теркәү залында яшь әниләргә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Тагын 16 райондашыбыз капитал сертификатына ия булды.
Сертификатларны Чирмешән районы башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм РФ Пенсия фондының Чирмешән районы идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова тапшырдылар. Алар яшь ата-аналарга әлеге капиталны ничек кулланып булуы турында аңлаттылар. ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Карпова да бәхетле гаиләләрне тәбрикләде.