ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

    2016 елның 12 май көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең педагогик көллияте укучылар өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.

    Укучыларны Тантаналар сарае бинасы буенча уздырдылар, дәүләт бүләкләрен тапшыру, ярәшү, исем кушу, юбилей туйлар бәйрәмнәре турында сөйләделәр, ГХАТ идарәсе эшчәнлеге турында белешмәләр бирделәр. 

Минзәлә Аю гомумбелем бирү мәктәбендә озак еллар укытучы, мәктәп директоры, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән ветераннарның бергә тормыш коруларына 25, 50, 65 ел тулу уңаеннан гаилә бәйрәме үткәрелде.

2016 елның 12 май көнне Мөслим муниципаль район Башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин җитәкчелегендәге район делегациясе Атлас авылында гомер итүче Фәйзуллин Шәйдулла Фәйзулла улын 90 яшьлек юбилее белән котлады.


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

         1993 елда Генеральная ассамблея ООН карар чыгара, 1994 елдан 365 көннең бер көне гаиләгә багышланырга тиеш дигән, һәм язның иң матур вакыты - 15 майны сайлыйлар.

        2016 елның 11 май көнендә Кама Тамагы һәм Рудник урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән  “Гаилә белеме”, диеп исемләнгән дәрес  үткәрелде.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Бөек Ватан сугышының Җиңү Көненә багышланган Гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү узды. Гаилә - ул тормыш чыганагының төп таянычы, әхлак, мәхәббәт, хөрмәт нигезе, тынычлык һәм җәмгыятьтә гармония идеалларыны. Бары тик нык гаиләдә генә лаеклы буынны тәрбияләп була.


10
май, 2016 ел
сишәмбе

Очрашуда тиздән гаилә корачак яшь парлар катнашты. Булачак парлар психолог ярдәме белән гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләргә генә түгел, ә юрист һәм торак сәясәте белгеченнән дә консультация алдылар. Психолог яшьләргә, бер-берсен аңлап, ышаныч белән яшәсәләр генә чын бәхет төзеп булачагын аңлатты. Дәресләр, булачак яшь парларга гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында белемнәрен арттырырга, ничек тормыш корып яши башларга аңлатты.

Рәхимлелек акциясе нигезендә Осинники поселогы җитәкчесе Сагдеев Әхәт Хайретдин улы һәм мәдәният йортында эшләүчеләр  Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган хатын-кызларының хәлләрен белеп йөрделәр. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тонгузино авылында хезмәт ветераны Яковлева Александра Тихон кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Зәй районы җитәкчелеге, Кадер авылы җирлеге вәкилләре, авылдашлары, балалары килгән иде. Юбилярның гомер бәйрәме күтәренке күңел белән үтте.

Илебез өчен иң бөек бәйрәмнәрдән булган Җиңү көне алдыннан Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре «Җиңү көне балалар күзлегеннән» темасына рәсемнәр конкурсы оештырды.

10 май көнне сәгать 12 дә, тавыш бирүләр төгәлләнеп, җиңүчеләр ачыкланды.

Татарстан Республикасы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгына багышланган 14 яшьлек гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру тантанасы үтте. Бәйрәм чарасында катнашты: Яшел Үзән муниципаль районы эчке эшләр министрлыгының ветераннар советы буенча әгъзасы - Гарифуллин Рахимулла Карим улы; Әфганстан сугышы хәрәкәтләре ветераны, Яшел Үзән "Сугышчан туганлык" бүлеге иҗтимагый оешмасы әгъзасы - Садреева Наталья Сергей кызы; Яшел Үзән "Сугышчан туганлык" бүлеге иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе,  һәлак булган интернационалист-сугышчының тол хатыны - Бариева Фирая Вагиз кызы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International