Тукай ГХАТ бүлеге “Нечкәбил-2016” конкурсының Яр Чаллы шәһәрендә узган сайлап алу турында катнашты. Конкурста Калмия авыл җирлегеннән китапханә хезмәткәре, укытучы, күп бала анасы Гыйлфанова Альмира Азат кызы Тукай районын тәкъдим итәчәк.
2016 елның 23 нче июнь Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 4 меңенче баланы теркәделәр.
2016 елның 23 июнь көнендә Нурлатның ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче «юбилейлы» яшь пары рәсмилләштерелде.
22 июнь – хәтер көне. Балык Бистәсе районының үзәк мәйданында митинг булып узды.
2016 елның 22 июньдә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 78 Чаллы гаиләсе алды.
Бәхетле, тәүфыйклы итеп
Үстерегез нәнине.
Тәүфыйк булса, бәхет була,
Онытмагыз шул сүзне.
Итагатьле, нәзәкатьле,
Сәламәт булып үссен!
Йортыгызга шушы сабый
Чиксез бәхет китерсең.
50 һәм 60 ел янәшә, көн саен, кайгыда да шатлыкта да, аяз һәм болытлы көннәрдә дә гел бергә.
22 июнь көнне-моннан 75 ел элек кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш -икенче Бөтендөнья сугышы башланган көн. Бу хзтер хәсрәт көнендә Биектау район үзәгендә урнашкан Геройлар аллеясендә митинг узды. Анда 200 дән артык кеше катнашты, алар арасында сугыш һәм тыл ветераннары, хакимят һәм мунципаль органнар хезмәкәрләре, ГХАТ бүлеге, мәктәп укучылары, гражданнар катнашты.
22 июнь көнне Кама Тамагы штпда Хәтер көненә аталган хәтер митингы булып узды. 22 июнь көнне 75 ел элек Бөек Ватан сугышы башлана, 26 млнлап кешенен гомерен алып китә бу сугыш.
2016 елның 22 июнендә Мәңгелек ут янында Бөек Ватан сугышы башлану көненә багышланган митинг булды. Митингта хәрби еллар җырларын башкардылар, матур шигырьләр укыдылар, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары адресына рәхмәт сүзләре яңгырады, Мәңгелек ут янына чәчәкләр куелды.