Бу көн ил тарихына кайгы көне буларак кереп калган. 1418 көн һәм төн буе дәвам иткән сугыш һәр гаиләгә әйтеп бетергесез зур кайгы һәм югалтулар алып килде, илебез азатлыгы өчен барган көрәштә 27 миллионнан артык кешенең гомере өзелде. Алар арасында безнең якташларыбыз да бар.
Мемориаль һәйкәл янында Кайбыч полиция хезмәткәрләре, район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән бергә хәтер шәмен ЗАГС бүлеге җитәкчесе да кабызды. Бердәм Росси партиясенең Кайбыч районындагы бүлек җитәкчесе Рушания Лотфуллина үзенең чыгышында күп югалтулар бәрәбәренә килгән тыныч тормышның кадерен белергә кирәклегенә басым ясады.
Сугыш кырларында 7050 алабугалы ятып калган. Шулар хөрмәтенә район башлыгы Г.Е.Емельянов, җитәкчеләр, җыелган халык һәйкәлләр, мәңгелек ут мемориалына чәчәк бәйләмнәре куйдылар.
2016 елның 22 июнь көнендә Түбән Кама районының Олы Афанас авылында Хәтер һәм искә алу Көненә багышланган чара узды.
Советлар Союзына фашист Германиясе явыз ният белән аяк басканга 75 ел узды.
21 июньдә Тәтеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә яшь гаилә мәктәбе кысаларында хезмәт-сәләмәтләндеру лагеренда ял итүче яшүсмерләр белән очрашу үткәрелде.
22 июнь кɵнне Югары Ослан авылында “Хәтер һәм кайгы көне”нə,тыл хезмəткəрлəренə һəм сугыш балаларына багышлап истəлекле таш ачу митигы булды.
22 июнь хәтер хәм матәм көне Актанышта митинг белән билгеләп үтелде.
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан ил күләмендә “Хәтер шәме” акциясе узды.
Елдан ел азая барган ветераннар, тыл хезмәтчеләре, ирләре сугышта һәләк булган һәм тыныч елларда үлгән ветераннарның тол хатыннары мәңгелек ут янына чәчәкләр куеп, сугышта һәләк булганнарны искә алдылар.