Бөгелмә шәһәрендә Хәтер һәм кайгы митингы узды

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Советлар Союзына фашист Германиясе явыз ният белән аяк басканга 75 ел узды. Миллионлаган солдатлар, илебезне һәм халкыбызны үз гомерләре бәрабәренә яклап, яу кырында ятып калды. Бу көнне бөгелмәлеләр Мәңгелек ут мемориалы янында җыелып, сугыш елларында шәһит киткәннәрне искә алдылар.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә Мәңгелек ут мемориалына чәчәкләр салуда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International