Түбән Кама районының Олы Афанас авылында Хәтер Көне

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

      2016 елның 22 июнь көнендә Түбән Кама районының Олы Афанас авылында Хәтер һәм искә алу Көненә багышланган чара узды.

      Авыл халкы Афанас авыл җирлеге башлыгы Николай Бурмистров белән Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар Һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Афанас авылы урта мәктәбе укучылары сугыш еллары батырлыгы, рәсәй халкының фашизм белән көрәшүе турында шигырьләр укыдылар. Чарада катнашучылар шәмнәр кабыздылар һәм фронттан кайтмаган якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International