Мемориаль һәйкәл янында Кайбыч полиция хезмәткәрләре, район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән бергә хәтер шәмен ЗАГС бүлеге җитәкчесе да кабызды. Бердәм Росси партиясенең Кайбыч районындагы бүлек җитәкчесе Рушания Лотфуллина үзенең чыгышында күп югалтулар бәрәбәренә килгән тыныч тормышның кадерен белергә кирәклегенә басым ясады.