Актаныш муниципаль районында хәтер хәм матәм көне билгеләп үтелде

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

22 июнь хәтер хәм матәм көне Актанышта митинг белән билгеләп үтелде. Митингта барлык сугыш ветераннары, район халкы , район Башкарма комитетының булек җитәкчеләре актив катнашты. Район  Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев  хәм район ветераннар оешмасы җитәкчесе Н.Нурлыев халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Соңыннан митингта катнашучылар сугыштан кайтмый калганнар истәлегенә венок хәм чәчәкләр салдылар. Әйе хәтер мәңгелек диләр. Миллионлаган югалтулар китергән ачы сугыш елларын онытырга безнең хакыбыз юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International