ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2016 ел
шимбә

2016 елның 23 нче июнендә Азнакай шәһәрендә Республика күләмендәге  әниләр һәм гаилә матурлыгына багышланган “Нечкәбил” конкурсы  уздырылды.

Никахлашу Сараенда «Юнона» Булачак гаилә мәктәбе» проекты кысаларында, киләчәк яшь парлар өчен психолог белән чираттагы консультация узды.


24
июнь, 2016 ел
җомга

       24 июнь көнне сугыш ветеранының тол хатыны Шамсеҗиһан Шәрип кызы Сәгдиева Ютазы районы Урыссу бистәсендә ветеран программасы буенча алган иркен якты фатирда үзенең 95 енче туган көнен каршылады. Аны бу матур бәйрәме белән Иске Каразирек авыл җирлеге хезмәткәрләре котлады һәм бүләк тапшырды.

Шамсиямал Нурислам кызы Шайхулина 1926 елның 24 июнь аенда туа. Балачагы җиңел булмый, яшьли нужа камыты кияргә туры килә. Сугыш башланганда аңа 15 яшь була. Ул, башка хатын-кызлар белән берлектә, урагын да ура, капчык күтәреп симәнә дә ташый, бәрәңгесен дә алыша. 24 ел авыл Советында эшли – сәркәтиб булып.

Уздырылган чаралар арасында тамашачыларның игътибарын җәлеп иткәне кәләшләр йөгереше булгандыр.

Җәйгә чыгу белән, өйләнешүчеләр саны арта бара.

Азнакай ЗАГС бүлегендә оештырылган “Пар канатлар” исемле клуб, үзенең чираттагы утырышын ялгыз йөрәкләрне берләштерү белән үткәреп алды.

«Милосердие» социаль  үзәгендә түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең баш белгече, Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре Галина Кузнецова һәм әлеге учреждениедә индивидуаль медицина ярдәме алган гражданнар белән очрашу узды.


23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Әтнә муниципаль районы Ары авылында яшәүче Шәйхетдинова Асия Шәйхетдин кызына 23 июнь көнне 90 яшь тулды. Асия Шайхетдинованың тормыш иптәше Бөек Ватан сугышы ветераны. Шәйхетдинова Асия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Күлле-Киме авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Асия Шәйхетдинованың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Актаныш районы Актаныш авылыннан сугыш ветераны Раянов Хәмит Раян улы 90 яшь тулу уңаеннан  котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International