2016 елның 24 июнь көнендә «Милосердие» социаль үзәгендә түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең баш белгече, Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре Галина Кузнецова һәм әлеге учреждениедә индивидуаль медицина ярдәме алган гражданнар белән очрашу узды.
Катнашучылар ГХАТ Идарәсе белгечләре күрсәткән хокукый ярдәм итү темасаны актив әңгәмә алып бардылар, электрон хезмәтләр турында сөйләштеләр. Сораулар күп иде, документларга үзгәртүләр кертү кебек сораулар катнашучыларны аерым кызыксындырдылар. «Милосердие» үзәгенең администрациясе мондый төрдәге очрашуларның әһәмиятен билгеләп үтте һәм үзенең оештыру әзерлеге турында белдерде.