“Нечкөбил” конкурсының нәтиҗәләре.

2016 елның 25 июне, шимбә

2016 елның 23 нче июнендә Азнакай шәһәрендә Республика күләмендәге  әниләр һәм гаилә матурлыгына багышланган “Нечкәбил” конкурсы  уздырылды.Бу конкурс,12 ел дәвамында,зур күләмле проектка әверелде.Әлмәт муниципаль  районының данын конкурста Гатина Альбина Рифхат кызы  яклады.Ул “Лукоморье” исемле 29 нчы балалар бакчасының җитәкчесе.Аның эш стажы 15 ел. Гатиннар гаиләсе октябрь аенда хрусталь туйларын билгеләп үтәчәкләр. Альберт һәм Илгизә әти-әниләренең горурлыклары.

         Альбина Рифхат кызы  2016 елның 10 сентябрендә  Казан шәһәрендә үтәчәк “Татарстан гаиләләре -2016” фестивалендә катнашачак. Аңа зур уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International