Асия Шәйхетдиновага – 90 яшь

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Әтнә муниципаль районы Ары авылында яшәүче Шәйхетдинова Асия Шәйхетдин кызына 23 июнь көнне 90 яшь тулды. Асия Шайхетдинованың тормыш иптәше Бөек Ватан сугышы ветераны. Шәйхетдинова Асия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Күлле-Киме авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Асия Шәйхетдинованың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International