90 яшьлек юбилей

2016 елның 24 июне, җомга

Шамсиямал Нурислам кызы Шайхулина 1926 елның 24 июнь аенда туа. Балачагы җиңел булмый, яшьли нужа камыты кияргә туры килә. Сугыш башланганда аңа 15 яшь була. Ул, башка хатын-кызлар белән берлектә, урагын да ура, капчык күтәреп симәнә дә ташый, бәрәңгесен дә алыша. 24 ел авыл Советында эшли – сәркәтиб булып.

Бөек Ватан сугышы ветераны Шамсиямал Нурислам кызы 90 яшьлек олуг юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Роза Салдаева һәм Воровский авыл Җирлеге секретаре Гульнара Багаутдинова тәбрикләде. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау тереграммасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International