2016 елның 23 июнь көнендә Нурлатның ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче «юбилейлы» яшь пары рәсмилләштерелде. 100 нче номер астында актлар язмасында, шәхси имзалары белән Гәрәев Линар һәм Гатина Алия гаилә берлеген теркәде. Нурлат муниципаль районы ГХАТ бүлеге мөдире Г. Евлахина яшьләрне чын күңелдән котлады, аларга шатлыклар, бәхет теләп беренче гаилә документын – язылышу турында таныклыкны һәм истәлекле бүләк тапшырды.