Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы исем кушу

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Бәхетле, тәүфыйклы итеп

Үстерегез нәнине.

Тәүфыйк булса, бәхет була,

Онытмагыз шул сүзне.

Итагатьле, нәзәкатьле,

Сәламәт булып үссен!

Йортыгызга шушы сабый

Чиксез бәхет китерсең.

2016 елның 23 июне  Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өчен күңелле вакыйга булып узды, бу көнне алар сабый балага тантаналы рәвештә исем куштылар. Бу сабый бала, озак дәвердә Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Яшел Үзән шәһәренең һәм Яшел Үзән районының яңа туган балаларны теркәгән Ләйлә Хәмзә кызы Хәбирова баласы.

2016 елның14 июнендә Хәбиров Рөстәм һәм Ләйлә гаиләсендә куптән көтелгән кызлары дөньяга аваз сала, аны бәхетле әти-әни матур гарәп исеме Рәйхан белән атыйлар. Котеп алган сабый - Ләйлә һәм Рөстәм гаиләсендә беренче бала.
Яшь ата-анага тантаналы рәвештә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Яковлева Мәрьям Николай кызы аларның кызлары тормышында беренче документ - туу турында таныклык тапшырды, аларның яшь гаиләсенә сәламәтлек, иминлек һәм бәхет теләде.

Изге котлау сүзләрен Хәбировлар гаиләсенә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләреннәндә яңгырады, алар өчен бу көн үзенчәлекле булды, чөнки якын кешеләреңне аларның тормышларында булган иң мөһим вакыйгалары белән котлау шундый дулкынландыргыч .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International