Җәйнең матур көнендә "Казан" гаилә Үзәгендә алтын һәм бриллиант юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды.

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

50 һәм 60 ел янәшә, көн саен, кайгыда да шатлыкта да, аяз һәм болытлы көннәрдә дә гел бергә.

Юбилярларны котларга Казан шәһәре Думасы Депутатлары Ләйлә Ильдар кызы Гарифуллина һәм Булат Альберт улы Фәхретдиновлар килде. Алар юбилярларга үрнәк гайләләре өчен рәхмәт белдерделәр, озын гомер теләп котлау хаты һәм татлы бүләк тапшырдылар.

Кунаклар арасында юбилярларның балалары, оныклары да бар иде. Чөнки нәкъ менә алар – юбилярлар өчен горурлык һәм таяныч.

Чын күңелдән  юбилярларга тынычлык,  ныклы игътибар, бердәмлек, кайгыртучанлык һәм оптимизм телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International