2016 елның 22 июнендә Мәңгелек ут янында Бөек Ватан сугышы башлану көненә багышланган митинг булды. Митингта хәрби еллар җырларын башкардылар, матур шигырьләр укыдылар, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары адресына рәхмәт сүзләре яңгырады, Мәңгелек ут янына чәчәкләр куелды. Иртәдән үк “Выстрел” эзләү отряды ярдәме белән сугышта үлүчеләр хөрмәтенә Мәңгелек ут янында Хәтер вахтасы оештырылган иде. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук күп кенә чистайлылар сугышта һәлак булучыларны искә алырга дип мәйданга җыелдылар. Сугыш китергән кайгы- хәсрәт, югалту ачысы чистайлылар күңелендә мәңге сакланачак...