«Хәтер көне»

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

22 июнь – хәтер көне. Балык Бистәсе районының үзәк мәйданында митинг булып узды.

Сугыш кырында ятып калганнарның һәм җиңү белән туган якларга әйләнеп кайткан батырларны искә алу өчен бирегә ветераннар, тыл ветераннары, балалар һәм өлкән буын вәкилләре килде. Бер минутлык тынлык – аларга олы хөрмәт. Бөек Ватан сугышында һәлак булучы Советлар Союзы Геройларының батырлыкларын искә алып “Геройлар аллеясына” чәчәкләр салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International