Бәйрәмнең нигезендә, гаиләдэ бер-береңә хөрмәт һәм җаваплылык хисе тәрбияләү ята. Шушы истәлекле көндә Саба муниципаль районының Өч Нарат авылында районыбызның иң яхшы гаиләләренең берсе Мөхәммәтшин Зөфәр Зиннәт улына һәм Мансура Тимергали кызына тантаналы төстә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды. Тантанада Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Шәрәфиев Т.Г., ЗАГС бүлеге начальнигы Шәйхетдинова А.И., Иске Икшермә авыл советы җирлеге башлыгы Нурмөхәммәтов Н.Н., балалары, туганнары катнашты.
8 июль көнне Актаныш муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне үткәрелде. Тантана район ЗАГС бүлегенең тантаналар залында барлык район халкы катнашында үткәрелде.
8 июль көнне Питрәч районнында тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Яш әти-әниләрне исполком әгъзәсе Геннадий Товкалев котлады. Сертификатларны Управление ПФ РФ Искандәр Ахметзянов тапшырды.
8 нче июль көнне Тойгуҗа авылы библиотекасында мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Бердәм тату гаилә” дип исемләнгән чара үткәрелде.
8 нче июль - Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт көне. Шул уңайдан Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов Вәзир Вазыйх улы Ишнарат авылында яшәуче Залялетдиновлар гаиләсенә барып аларны шушы көн белән котлады. Аларга алга табада шулай иңгә-иң куеп тигезлектә матур итеп балалар, оныклар, оныкчыклар игелеген күреп озак яшәргә дигән теләкләрен җиткерде.
8 июль көнне авыл җирлеге секретаре Гиззатуллина Г.Н. һәм мәдәният йорты директоры Сунгатуллина А.В. Яңа Кырлай авылында гомер итүче Гөлфия апа белән Сәлимулла абый Хакимовларны алтын туйлары белән котладылар, истәлек буләге тапшырдылар. Юбилярлар "Дан китабына" кул куйдылар.
8 нче июль көнне инде тугызынчы ел безнең илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу елны “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә Сания Ислам кызы белән Билал Җәләл улы Вәлиевлар гаиләсе лаек булды.
Баулы шәһәрендә Бөтенроссия “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне билгеләп үтелде. Кунакларны башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Хөснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мөрсәлимова, “Благо” комитеы җитәкчесе Т.Мурзакаева, Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары С.Ушакова котладылар.
2016 елның 8 июлендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Сидякин Александр Геннадьевич Лаеш муниципаль районының “Мактау китабы“н ачты. Александр Геннадьевич мактау китабына җылы сүзләр язып калдырды. Ул анда ахырдан болай дип язды: “Без бергә көчле! Көчле Татарстан – Бердәм Россия!“.
Гаиләнең нигезе - тигез мәхәббәт, бер-береңне аңлап яшәү тәэмин итә. Гаилә һәркем өчен һәрвакыт ышынычлы, сыеныр урын булып кала. Бу көнне кавышучылар өчен ул аеруча әһәмиятле.