8 нче июль көнне инде тугызынчы ел безнең илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу елны “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә Сания Ислам кызы белән Билал Җәләл улы Вәлиевлар гаиләсе лаек булды.
Сания Ислам кызы һәм Билал Җәләл улын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева котладылар.
Менә 65 ел алар тормыш юлыннан кулга-кул тотынып бергә атлыйлар. Иң авыр вакытларда да алар бер-берсенә булыштылар һәм терәк булдылар. Хәрби кеше буларак Билал Җәләл улын кайда гына җибәрсәләр дә, Сания Ислам кызы балалары белән һәрвакыт аның янында була. Алар ике кыз һәм бер малай тәрбяләп үстерәләр.Хәзер әбисе белән бабасын биш оныклары һәм биш оныкчыклары сөендерә.