2008 елдан бирле Рәсәйдә 8 июль конне «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне билгеләп үтелә

2016 елның 8 июле, җомга

Гаиләнең нигезе - тигез мәхәббәт, бер-береңне аңлап яшәү тәэмин итә. Гаилә һәркем өчен һәрвакыт ышынычлы, сыеныр урын булып кала. Бу көнне кавышучылар өчен ул аеруча әһәмиятле. Балтач районы да читтә калмады, ике яшь пар: Ирек һәм Гөлинә Абдуллиннар, Марат һәм Эльвира Галеевлар бергә-гомергә дип ГХАТ бүлегендә актлар язуына имзаларын куйдылар. Балтач районы ГХАТ бүлеге белгечләре яшьләргә гаилә бәхете, бер-берсен аңлап яшәүләрен һәм озын тигез гомер кичерүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International