8 нче июль көнне Тойгуҗа авылы библиотекасында мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Бердәм тату гаилә” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чарада катнашучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, гаиләгә багышланган табышмакларга җаваплар бирделәр. Шулай ук чарада халык авыз иҗаты да, әкиятләр, мәкальләр,әйтемнәр, кулланылган иде. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар, ромашкадан веноклар ясадылар. Чарада катнашкан әбиләре аларны тәмле пироглар һәм коймак белән сыйладылар.