8 июль көнне Актаныш муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне үткәрелде. Тантана район ЗАГС бүлегенең тантаналар залында барлык район халкы катнашында үткәрелде. Кичәнең кунаклары Күҗәкә авылыннан Фархетдинов Флус Гильфан улы хәм Фархетдинова Альбина Мөхтәсәр кызы булдылар. Әлеге бәхетле гаилә парына ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева Россия Федерациясе оештыру комитетының бәйрәм уңаеннан грамотасын һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медален тапшырды. Күҗәкә авылында яшәүче Фархетдинов Флус Гильфан улы хәм Фархетдинова Альбина Мөхтәсәр кызы 1983 елнын 22 нче декабрендә гаилә корып, үрнәк гаилә булып, 32 елдан артык тату гомер кичерәләр. Гаилә башлыгы Флүс Фархетдин улы гомер буе авыл хужалыгы өлкәсендә җитәкче булып намуслы хезмәтен куя. Ә Альбина ханым почтада, соңрак авыл мәдәният йортында эшли. Бәхетле гаилә 4 бала тәрбияләп үстергән. Альбина апаның әтисенең апасы - 92 яшьлек Мөдәянә әби дә бүгенге көндә алар тәрбиясендә. Әлеге бәхетле гаилә эштә дә, тормышта да гел бергә. Авыл халкы алар турында иң яхшы фикердә. Әлеге матур тантана шул көнне гаилә корган туй парлары катнашында барды.