66 ел бергә

2016 елның 8 июле, җомга

8 нче июль -  Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт  көне. Шул уңайдан Шушмабаш авыл  җирлеге башлыгы Сәгыйтов Вәзир Вазыйх улы Ишнарат авылында яшәуче Залялетдиновлар гаиләсенә барып аларны шушы көн белән котлады. Аларга алга табада шулай иңгә-иң куеп тигезлектә матур итеп балалар, оныклар, оныкчыклар игелеген күреп озак яшәргә дигән теләкләрен җиткерде.

Залялетдинов Низаметдин  абый белән Тәскирә апа 1950 елның 25 июнендә язылышып бергә яши башлыйлар. Биш бала тәрбияләп устерәләр. Хәзерге көндә улы Рәдиф  һәм киленнәре Бәдилә  тәрбиясендә Ишнарат авылында  яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International