Әлмәт муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 500 нче санлы гаилә никахлашты. Гаилә кору бик тә җаваплы карар, кешенең алдагы тормышының киләчәгенә бәйләнгән. Александр Рафаэль улы һәм Владена Михаил кызы Феоктистовлар ныклы гаилә корып җибәрделәр.
9 июльдә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М. Григорьева ветераннар Советы җитәкчесе И.А. Низамов белән Валиевлар гаиләсен "Ярату һәм тугрылык" бәйрәме белән котладылар. Алабугада һәркемгә таныш бу гаилә 65 ел бергә гомер кичерә.
Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе игълан иткән “Аерылышуларга - юк” лозунгын кабул итеп, Алабуга ЗАГС бүлегендә 8 июль аерылышулардан башка гына узып китте.
2016 елның 8 июлендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Лаеш районының Горький паркында район мәдәният йорты чара үткәрде, анда ЗАГС бүлеге Пенсия фонды идарәсе бүлеге белән берлектә 7 гаиләне котлады. Бу гаиләләрдә икенче балалар туган. Гаиләләргә котлау сүзләре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин һәм Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев мөрәҗәгать итте, гаиләләргә ана капиталына сертификатлар һәм йомшак уенчыклар тапшырдылар.
Биектау үзәк мәданият йорты янындагы бакчада 8 июль көнне “Мәхәббәт һәм тугрылык” көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Бу чарага районның 13 гаиләсе чакырылган иде. Араларында 10 гаилә 50 һәм 55 ел бергә тату һәм тигез яшәүчеләр, 2 гаилә 60 ел яшәүчеләр - Бөреле авылынан Шиһаповлар һәм Шәпше авылынан Сидоровлар, һәм медаль белән бүләкләнүчеләр Усады авылыннан Назаровлар гаиләсе Валерий Фридрихович һәм Дания Мәгъсүм кызы чакырылганар иде.
“Мәхәббәт һәм тугрылык” медале Халыкара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә тапшырыла торган җәмгыяви бүләк.
Бу бүләккә, ким дигәндә 25 ел бергә гомер итүче, районыбыз һәм илебез тарафыннан күп мактаулы исемгә лаек булган, үрнәк балалар үстергән парлар дәгъва кыла ала.
2016 елның 8 июлендә Арча ГХАТ бүлегенен тантаналар залында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узды.
Ринат Алмаев һәм Фирая Батршина гаиләсенә бүген “Мәхәббәт һәм тугрылык” өчен медале тапшырылды.
8 июль көнне Ютазы районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында зур бәйрәм булып үтте. Гаилә, мәхәббәт һәм тугырылык көненә юбиляр гаиләләр һәм буген генә өйләнешкән парлар, аларның туганнары, дуслары чакырылды. Аларга матур тәбрик сүзләре әйтелде, бүләкләр һәм чәчкә бәйләмнәре тапшырылды. Бәйрәм чәй өстәле артында узды һәм кунаклар өчен матур концерт күрсәтелде.
8 июль Бөтенрусиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгелиләр. Бу иң жылы, чиста, пакъ һәм күркәм гаилә бәйрәмнәренең берседер. Бәйрәмнең изге яклаучылары Петр һәм Феврония исәпләнә, аларның никахы чын сөю һәм тугрылык билгесе булып тора.
2016 елның 9 июль көнендэ Тубән Уратьма авыл җирлегендә, «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көененә багышланган « УЯВ» чуаш бәйрәме узды.