Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ана капиталына сертификатлар тапшырылды

2016 елның 9 июле, шимбә

2016 елның 8 июлендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Лаеш районының Горький паркында район мәдәният йорты чара үткәрде, анда ЗАГС бүлеге Пенсия фонды идарәсе бүлеге белән берлектә 7 гаиләне котлады. Бу гаиләләрдә икенче балалар туган. Гаиләләргә котлау сүзләре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин һәм Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев мөрәҗәгать итте, гаиләләргә ана капиталына сертификатлар һәм йомшак уенчыклар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International